Яруллин Ф. Кешене кешеләр күтәрә: Укучылардан килгән хатларга җавап // Казан утлары. 1972. 10. 175-178 б.Миңнуллин Р. Киләчәк буын хакына//Казан утлары. 1978. 11. 153-160 б.Шабаев М. Түземнәр генә бәхеткә лаек//Казан утлары. 1988. 2. 164-171 б.В ә л и е в М. Батырлык // Казан утлары. 1990. 12. 160-167 б.Гаташ Р. Шагыйрьнең йөз аклыгы // Мирас. 1994. 11-12. 50 53 б.Әхмәтҗанов М. Сез иң гүзәл кеше икәнсез//Мирас. 1995. 1-2. 76-84 б.
Әсәрләр. 3 томда. Казан: «Мирас» нәшрияты, 1994.1 нче том. Чәчәкләр моңы: Повестьлар. 531 б.2 нче том. Гамьле дөнья: Хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре. 550 б.3 нче том. Йөз аклыгы: Шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар. 669 б.Җилкәннәр җилдә сынала: Повестьлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. 288 б.Тозлы җил: Шигырьләр, җырлар, балладалар. Казан: Татар, кит. нәшр., 1988. 351 б.Зәңгәр күлдә Ай коена: Әкиятләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. 272 б.Җан авазы: Поэмалар, шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. 183 б.Яз гөлләре: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. 335 б.Серле дөнья: Әкиятләр, хикәяләр, повесть. Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1997. 464 б.Көзге моң: Шигырьләр. Казан: «Рухият» нәшрияты, 1998. 224 б.Биюче бака: Әкиятләр. Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996. 103 б.Өе балчык, иясе карчык: Курчак театрлары, мәктәп сәхнәләре, әдәби түгәрәкләр өчен әкият-пьесалар. Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996. 64 б.Яралы язмышлар: Документаль повесть (татар, рус, инглиз телләрендә). Казан: «Рухият» нәшрияты, 2000. 439 б.Урман кызы: Хикәяләр, повестьлар. Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2001. 303 б.
Төп басма китаплары
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев күп ярдәм итә. Ниһаять, 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәл кем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. Конкурс нәтиҗәләренең кайтавазы булган булса кирәк, 1965 елны Англиядә чыга торган атналык бер газетада яшь каләмнең кыскача биографик белешмәсе белән бергә инглизчә тәрҗемәдә дүрт-бишләп шигыре дә басылып чыга. Аннан соң, алтмышынчы туксанынчы еллар дәвамында, авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә.Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанрының эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм бантка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын алган.Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улы Яруллинга Татарстан Президенты М. Шаймиевнең 2001 ел 13 февраль Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Фәнис Яруллин // Писатели нашего детства=Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Казан: Мәгариф, 2002. С.214-218.
Мустафин Р. Богатырская сила духа // Казан.ведомости. 1998. 3 марта.
Упругие паруса: Повесть. Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. 96 с.Хочу автомобиль: Комедия. Москва: ВААП, 1975. 55 л.Первая борозда: Повести и рассказы. М.: Сов. Россия, 1981. 142 с.Израненные судьбы: Документальная повесть (на тат., рус., англ. языках). Казань: Изд-во «Рухият», 2000. 439 с.
Книги Ф.Яруллина, изданные в переводе на русский язык
Народный поэт Татарстана Яруллин Фанис Гатауллович родился 9 февраля 1938 года в деревне Кызылъяр Бавлинского района Республики Татарстан в семье крестьян-колхозников. С четырехлетнего возраста остался без отца он погиб на фронте в первый же год войны с Германией. Рос в кругу братьев и сестер (всего их было шестеро в семье) под присмотром заботливой и любвеобильной матери. Как все сельские дети первых послевоенных лет, в летнее время работал в колхозе, зимой учился в школе. Окончил семь классов в родной деревне, в восьмом учился в районном центре Бавлы. В 1954 году поступил работать монтером-связистом в Бавлинскую контору объединения «Татнефть». В 1957 году был призван в армию. Там его определили в школу воздушных стрелков-радистов. На одном из спортивно-тренировочных занятий Ф. Яруллин сорвался с турника и получил тяжёлую травму, на всю жизнь приковавшую его к постели.Со школьных лет интересовавшийся литературой, Ф. Яруллин решил заняться серьезно литературным творчеством. Прежде всего он задался целью повысить свое образование. В 1963 году окончил в Казани вечернюю среднюю школу рабочей молодежи и поступил на заочное отделение филологического факультета Казанского университета. Окончил его в 1970 году, получив специальность преподавателя татарского языка и литературы.Начал печататься с 1960 года. В 1964 году вышел первый поэтический сборник молодого поэта под названием «Я влюблен в жизнь» («Мин тормышны яратам»), тепло встреченный литературной общественностью и читателями. В эти же годы он много печатался и во всесоюзных журналах и газетах, участвовал в конкурсе молодых поэтов, проведенном газетой «Комсомольская правда», где удостоился второй премии.Ф.Яруллин пишет в различных жанрах литературы: поэзии, прозы и драматургии. Большое место в его творчестве занимает детская литература. Детям адресованы его поэтические сборники «Я улыбаюсь» («Минем елмаю», 1968), «Всегда тороплюсь» («Гел ашыгам», 1970), «Когда зреют яблоки» («Алмалар пешкән чакта», 1971), «Три девочки и тринадцать яблок» («Өч кыз һәм унөч алма»), книги сказок «В голубом озере Луна купается» («Зәңгәр күлдә Ай коена», 1990), «Глиняная избушка, живет там старушка» («Өе балчык, иясе карчык», 1996), «Лягушка-плясунья» («Биюче бака», 1996), книги рассказов и повестей «Хозяева Зеленого острова» («Яшел утрау хуҗалары», 1976), «В начале судьбы» («Язмышлар язылганда», 1979), «Подарок на день рождения» («Туган көн бүләге», 1984) и т. д. Особой популярностью пользуется среди юных читателей повесть «Упругие паруса» («Җилкәннәр җилдә сынала», 1973), написанная на автобиографическом материале писателя. Повесть неоднократно переиздавалась, была переведена на русский и казахский языки.Поэтическое творчество Ф. Яруллина отличается жанровым разнообразием. Тут и лирика, и лирико-публицистические стихи, поэмы, и юмор-сатира, и песни. Он пишет о том, что волнует и беспокоит его самого, что прочувствовано и пережито им самим. По стилю и манере письма его поэтические произведения близки к народным песням, язык прост и легок. За поэтические сборники «Дыхание» («Сулыш», 1978) и «Неразлучный друг» («Аерылмас дустым», 1976) Ф. Яруллин был удостоен в 1978 году молодежной республиканской премии им. Мусы Джалиля, а за книгу стихов и поэм «Крик души» («Җан авазы», 1994) ему была присуждена в 1995 году Государственная премия им. Габдуллы Тукая. Наконец, за большие заслуги в развитии татарской литературы Указом Президента М.Шаймиева от 13 февраля 2001 года ему присвоено почетное звание «Народный поэт Республики Татарстан».
Фанис Яруллин //Писатели нашего детства=Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Казан: Мәгариф, 2002. С.219-220.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның гуманитар музей-үзәге=Гуманитарный центр-музей народного поэта Республики Татарстан
Яруллин Фанис Гатауллович= Яруллин Фәнис Гатаулла улы2013 елда якташбызга ТР Халык шагыйренә Фәнис Яруллиннга тууына 75 ел В 2013 году нашему земляку Народному поэту РТ Фанису Яруллина исполняется 75 лет со дня рождения2011 елның 9 декаберендә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин вафат булды9 декабря 2011 года ушел из жизни писатель-земляк, Народный поэт Республики Татарстан Фанис Яруллин
Новости ГородаЯкташ язучыбызны Мөсәгит Хабибуллинны 85-яшьлек юбилее белән котлыйбыз! * Поздравляем Мусагита Хабибуллина с юбилеем! Мусагиту Хабибуллину - 85 лет. Бавлы в печати - Декабрь 2012 Статьи декабря.
Бавлы -край родной
| | |
Бавлинская централизованная библиотечная система
| Поиск по сайту:
Мы открываемпуть к знаниям
Яруллин Фанис Гатауллович= Яруллин Фәнис Гатаулла улы
Комментариев нет:
Отправить комментарий